Городская детская библиотека - филиал № 37

"Серле дөнья" (Театр көненә)

Чара ел саен 27 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья театр көненә багышланды. Китапханәче презентация аша театр тарихы турында сөйләде, «Театр – ул тылсымчы»дип исемләнгән китап күргәзмәсенә библиографик күзәтү үткәрде. Балалар бик теләп викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр. Соңыннан уку залында чын тамаша башланды. «Луч» яшүсмерләр клубы балалары В.Бианкиның «Төлке һәм тычкан» әкиятен сәхнәләштерделәр, үзләрен чын артистлар итеп тойдылар.

Чарада барлыгы 12 бала катнашты.