Городская детская библиотека - филиал № 37

"Әкиятләр һәм табышмаклар иле""

"Әкиятләр һәм табышмаклар иле" - дөньяда иң гаҗәеп һәм иң гүзәле. Бары тик монда гына болытлар астында тиз йөри торган келәм-самолетын күрергә, яки урманда кеше тавышы белән сөйләшүче соры бүрене, Убырлы-карчыкны очратырга мөмкин.
«Әкиятләр һәм табышмаклар иле»дип исемләнгән китап-сәяхәт бик җанлы үтте. 16-нчы номерлы балалар бакчасы нәниләре келәм-самолетында әкияти сәяхәткә киттеләр һәм табышмаклар дөньясына чумдылар. Барысы да игътибар белән тыңлап, табышмакларны чиштеләр. Әкиятләр ярдәмендә сабыйлар әкият геройлары турындагы сорауларга дөрес итеп җавап бирә алдылар.
Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Соңыннан һәр катнашучы татлы бүләк алды.
Чарада 30 кеше катнашты.