Городская детская библиотека - филиал № 37

«ТАБИГАТЬ БЕЛГЕЧЛӘРЕ»

Батл ярышы, командалар ярышын күздә тота: кем тизрәк сорауларга җавап бирә һәм күбрәк очколар җыя. Ә 37-нче  китапханәдә батл гына түгел, ә экологик батл булды. Чарага 8 нче мәктәп балалары чакырылган иде. Чара башында китапханәче балалар белән экологиянең нәрсә икәнлеге, әйләнә-тирә мохит проблемалары һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Турнир вакытында сораулар төрле иде, ләкин алар барысы да хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына кагылды.

Экологик ярыш балаларга үз белемнәрен күрсәтергә, табигатьне саклау һәм экологиянең төрле темалары буенча күп кенә сорауларга җавап бирергә мөмкинлек бирде. Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Турнир китап укучыларыбызның табигатьне әйбәт белүләрен, аңа игътибарлы һәм сак карашлы икәннәрен күрсәтте.