Городская детская библиотека - филиал № 37

"Әниемә чәчәк бәйләме"

Тиздән Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитә. Бу көнне әниләр, әбиләр, хатын-кызлар балаларыннан җылы рәхмәт сүзләре ишетә, чәчәк бәйләмнәре, открыткалар, үз куллары белән ясалган кул эшләре бүләкләрен кабул итә.

"Укыйбыз һәм иҗат итәбез" сәләтләр академиясендә, китапханәгә йөрүче балалар, Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә гафрирован кәгаздән лалә чәчәкләре ясадылар. Чарада 12 бала катнашты.