Городская детская библиотека - филиал № 37

"Чикләр белмәс әкият" ("Әкият-BELEM" проекты буенча)

Әкиятләр күп төрле булалар. Әкиятләрдә яхшылык һәм яманлык, батырлык һәм куркаклык, хәйләкәрлек, саранлык, юмартлык турында сөйләнә. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән серле әкиятләр дөньясын сәяхәт ясадык. Үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшереп, яраткан әкият геройлары белән очраштылар һәм үзләре дә әкият геройлары булдылар. Сораулар бирелде. Сорауларга бирелгән 4 вариант җавапның дөресен сайлап әйттеләр.