"Бергәләп укыйк!" ("Әкият - BELEM" проекты буенча)
Ел саен мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып укулар көне билгеләп үтелә. Кычкырып укыганда без үз хис-тойгыларыбызны әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашабыз, аларга үз кәефләрен һәм укылган хис-тойгыларын тапшырабыз.
Чара 97 нче балалар бакчасында узды. Нәниләр бик кызыксынып Абдулла Алиш һәм татар халык әкиятләрен тыңладылар. 12 бала катнашты.