Городская детская библиотека - филиал № 37

"Энҗе чәчтем, энҗе җыям" (Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына)

Телләр көненә багышланган лингво-кичә 14 нче лицейның 4 нче сыйныф укучылары белән уздырылды. Ике команда   "Энҗе чәчтем, энҗе җыям" дип исемләнгән бәйгедә, тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар буенча көч сынаштылар, капитаннар ярышы уздырылды. Чара укучылар чыгышы: шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.