Городская детская библиотека - филиал № 37

«Батырлык һәм иҗат»

      Аерым шәхесләрнең әһәмиятен бәяләп бетергесез. Шигърият сөючеләр өчен батырлык үрнәге булып герой шагыйрь Муса Җәлил тора. Китапханәчеләр үз чараларында Җәлил иҗатын аерым хөрмәт белән чагылдыралар. Ел саен мәктәпкәчә учреждениеләр белән берлектә әдәби иртәләр, патриотик сәгатьләр, шигъри минутлар оештырыла. 14-нче номерлы балалар бакчасы белән бу юлы без шигъри марш уздырдык.

     Балаларга шагыйрь турында кыскача гына сөйләделәр, аның әти-әнисе, хатыны һәм кызлары фотосурәтләрен күрсәттеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Муса Җәлилнең әсәре, Моабит дәфтәрләре һәм шигырьләре белән кызыксындылар.

Шигырьләр балалар һәм олылар башкаруында яңгырады. Балалар рәхәтләнеп «Кызыл ромашка»шигырен сәхнәләштерделәр.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен без, һичшиксез, шаян балалар шигырьләрен сайлыйбыз.

     Актив катнашучыларга китапханәчеләр мастер-класста алдан ясалган ромашкалар бүләк итте.