Городская детская библиотека - филиал № 37

«Моабит дәфтәре»

М. Җәлилгә багышланган портрет-кичә  герой-шагыйрьнең тормыш юлы турында электрон презентация белән үрелеп барды. Укучылар пассив тыңлаучылар түгел иде - алар биографик фактлар, даталар, географик атамалар турында сөйләделәр, Җәлил иҗаты турында сорауларга җавап бирделәр.

   Аның шигырьләре яңгырамаса, шагыйрьнең портреты тулы булмас иде. Балалар чараның конкурс өлешендә катнашырга әзерләнделәр. Жюрига иң яхшысын билгеләү авыр булды, чөнки һәр укучы  кызык һәм сәнгатьле итеп укыды. Нәфис сүз осталарын бүләкләү киләсе очрашуда булачак.

«Тарихларда укып ятларлык... / Поэт - герой» күргәзмәсеннән китаплар, укучыларыбызда кызыксыну уятты.