Городская детская библиотека - филиал № 37

"Укыйбыз һәм иҗат итәбез"

Яңалыкларны яратмаган кеше бармы? Әлбәттә, юк.  Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газеталар һәм журналлар сөйләячәк.

Бүген ял көне клубында балалар журналлар белән таныша, кызыксындырган сораулар буенча теләгән темага мәгълүмат алдылар. Шулай ук фән һәм технология елында без укучыларны " Фикер.Тәҗрибә. Фән." дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Ә вакытлы басмаларда балалар өчен космос, үсемлекләр, әйләнә-тирә мохит турында тагын да күбрәк кызыклы фактлар бар.