Городская детская библиотека - филиал № 37

"Балачак китаптан башлана"

17нче декабрь көнне 47нче балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен "Балачак китаптан башлана"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәчеләр килгән әдәбиятның яңалыклары белән таныштырдылар, укуның файдасы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләменә уңай ягы турында сөйләделәр. Шулай ук Н.Мирхазованың "Тылсымлы рәссам"китабы буенча буктрейлер күрсәтелде. Чара ахырында реклама һәм алга таба хезмәттәшлек итү максатыннан безнең китапханәнең визиткалары өләшенде.