Городская детская библиотека - филиал № 37

«Кайсыгызның кулы җылы»

"Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк. 

 37 нче номерлы балалар китапханәсенең төп аудиториясе - балалар.  6 нчы сыйныф укучылары белән  тугрылык, хыянәтчелек һәм үзара ярдәмләшү турында фикер алыштык. Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала», Ш. Еникеевның «Солтангәрәй язмышы» һәм  күп кенә  китапларында нәкъ менә тормыш очраклары тасвирланган. Бу һәм башка әсәрләр әлеге темага багышланган «Кайсыгызның кулы җылы» дип аталган чараның нигезенә ятты.