Городская детская библиотека - филиал № 37

"Сәламәтлеккә сукмак"

 Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше җәмгыять тормышында актив катнаша, уеннан, укудан, эшеннән ямь таба. Китапханәчеләр МБДОУ № 27 балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр белән «Сәламәтлек» иленә сәяхәт иттеләр. Балаларга, сәламәтлекнең төп факторлары булып торган, чисталык, көндәлек реңим, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү мөһимлеге турында сөйләдек. Аларга рәсемнәр буенча кайсы җиләк-җимеш, яшелчә файдалы икәнен җиткердек. «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары ярдәмендә сәламәтлек турында табышмакларга җавап эзләдек, мәкальләр искә төшердек. Чара балалар күңелендә тирән тәэсир калдырды.