Городская детская библиотека - филиал № 37

"Журфак"

Бүген 33 нче мәктәп укучылары өчен мәгълүмат көне узды. Яңа периодикага күзәтү күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Китапханәчеләр яңалыклар турында гына сөйләп калмадылар, табышмаклар да әйтештеләр, шигырьләр дә укыдылар. Балалар журналлардан искиткеч фактлар укыдылар. Кызыклы һәм мавыктыргыч вакыт үткәрделәр. Чарада 30 бала катнашты.