Городская детская библиотека - филиал № 37

"Внешкольный бумбараш!"

Бүген 33 нче урта мәктәп яны лагере балалары  "Внешкольный бумбараш! " дип исмеләнгән мультсалонда булдылар. Балалар китапханәче белән бергә бик яраткан һәм аларга еш мөрәҗәгать иткән Валентин Катаевның тормышы һәм иҗаты турында искә төшерделәр. Соңыннан балалар "Цветик-семицветик" әкияте буенча сәяхәткә киттеләр һәм шул исемдәге мультфильм карадылар. Караудан соң көчле бәхәс булды. Балалар төп геройның тасвирламасын бирделәр. Әңгәмә барышында яшь китап укучылар игелекле һәм мәрхәмәтле булырга өйрәнделәр.