Городская детская библиотека - филиал № 37

«Кәрия – Зәкәрия» уены

33 нче балалар бакчасына йөрүче балаларга татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында китапханәче аңлатып үтте, шулай ук, туган як, аның табигатенә, халкына, милли бәйрәмнәренә, уеннарына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре турында сөйләде.
Җырлы – биюле уеннар күп гасырлар буена йола бәйрәмнәрендә уйналып килгән һәм йоланың состав өлешен тәшкил иткән. Исеменнән үк күренгәнчә, бу төр уеннарда көй, җыр, такмак төп үзәкне алып тора. Шул уңайдан, нәниләр белән «Кәрия – Зәкәрия» уенын уйнадык. Балалар кулга – кул тотынышып, түгәрәк ясап бастылар. Уртага бер бала чыкты. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырладылар. Җырларда уртадагы баланың җыр – биюдә, хезмәттә, укуда булган сәләте, уңганлыгы макталды. Чарада 19 бала катнашты.