Городская детская библиотека - филиал № 37

"Китап кибетенә сәяхәт", "Әкиятханәгә сәяхәт" проекты буенча

33 нче балалар бакчасында «Әкиятханәгә сәяхәт» проекты буенча «Китап кибетенә сәяхәт» исемле әдәби ярминкә уздырдык. Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, дуста, сердәш тә. Яхшы китап гел күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Балалар белән  китап кибетенә барып, кызыклы китаплар сатып алу уенын уйнадык. Сөйләшкәндә тылсымлы сүзләрне кулланырга өйрәттек. Әдәби ярминкәдә 19  бала катнашты.