Городская детская библиотека - филиал № 37

"Китапханә һәм китап укучы: киләчәккә китап белән"

Чара башында балалар китапханә белән таныштылар, аннары алар белән "Кем күп укый, шул күп белә"дип исемләнгән танып-белү викторинасы үткәрелде. Балалар кызыксынып әкиятләр, табышмаклар чиштеләр. Яшь китап укучылар «Яңа китаплар патшалыгында» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, тәкъдим ителгән басмаларны кызыксынып карадылар. Чара ахырында балаларга мавыктыргыч журналлар бүләк иттек.