Городская детская библиотека - филиал № 37

"Бу шәһәрдә яшим, мин бу шәһәрне беләм"

9нчы сентябрь көнне уку һәм ял паркында.Г. Тукай исемендәге китапханәдә хәрәкәтчән элементлар белән әдәби уен үткәрелде. Укучылар "очып килгән" Убырлы карчыкка туган шәһәре, аның урамнары һәм истәлекле урыннары турында сөйләделәр. Шәһәр сурәте төшерелгән пазллар җыйдылар. Ә әкият герое үзенең игелеклелеген исбатлап, балаларны "Урмандагы аю" халык уенына өйрәтте.