Городская детская библиотека - филиал № 37

"Татарстан - безнең уртак йортыбыз"

Бүген ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан безнең китапханә хезмәткәре 14 нче балалар бакчасы нәниләре өчен «Татарстан-безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туган ил турында мәкальләр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, туган ягыбызның истәлекле урыннарында булулары турында сөйләделәр.