Городская детская библиотека - филиал № 37

"Китаплы юл" (Ел китабы-2019")

Бүген безнең китапханә, пандемия аркасында озак вакыт аерылып торганнан соң, барлык куркынычсызлык нормаларын үтәп, 33 нче балалар бакчасында даими укучыларыбызда булдык.
Балалар 2019 нчы елда нәшер ителгән "Ел китабы 2019"китаплары белән таныштылар.
Татар телендә тәкъдим ителгән китаплар.:
Р. Сәлах "Чәчәк яраткан песи";
Р. Миңнуллин "Малай-шалайлар";
Ф. Шәфигуллин "Акбай белән Карабай";
Л. Шәех "Галинең песие " һ. б.
Шулай ук А.Алишның "Биккуркак белән Бикбатыр" әкиятен кычкырып уку үткәрелде.