Городская детская библиотека - филиал № 37

"Китап сөючеләр отряды"

Икенче иҗади җәйге "ОК: китап сөючеләр отряды" үзенең әкияти маҗаралар дөньясына сәяхәтен китапханә хезмәткәрләре белән дәвам итә. Балалар зур кызыксыну белән Г.Тукай әкиятләре геройлары белән уку һәм ял паркы буйлап экскурсия вакытында таныштылар. Шулай ук балалар рус халык әкиятләре "Теремок" һәм "Репка"рольләре буенча үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Аннан соң балалар башка бик күп кызыклы хәрәкәтчән уеннар уйнадылар: "Цепи кованые"," Кайнар бәрәңге", "Түбәтәй ". Алга таба без Үзәк китапханәдә сәяхәтебезне дәвам иттек, анда яшь китап сөючеләр В. Катаевның "Цветик - Семицветик " әкияте буенча мультфильм карадылар һәм үзләренең теләкләре турында сөйләделәр.