Городская детская библиотека - филиал № 37

"Китап сөючеләр отряды"

23нче  июль көнне үзәкләштерелгән Г. Тукай исемендәге китапханәдә. "ОК: китап сөючеләр отряды " иҗади җәйге сменасы үз эшен дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп В.Катаевның "Чәчәк бәйләме - Семицветик"әкиятенең тылсымлы дөньясына чумдылар. Әкиятне тыңлап, мультфильм карагач, аларның һәркайсы үз теләкләрен язды. Шулай ук яшь укучыларыбыз Г. Тукай әкиятләре буенча әдәби викторинада катнаштылар, аның иҗатында үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чараның дәвамы булып фольклор сәгате торды, анда балалар халык иҗаты белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәрнең дәвамын искә төшерделәр һәм пантомин ярдәмендә яраткан әкият геройларын сүрәтләделәр.