Городская детская библиотека - филиал № 37

«Чикләр белмәс әкият» (Әкиятханәгә сәяхәт проекты буенча)

Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.
Бүген без 33 нче балалар бакчасының 10 нчы төркем нәниләре белән серле әкиятләр дөньясына сәяхәт ясадык. Үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Әкиятләрне рәсемнән танып, геройларының исемнәрен әйттеләр.
Өстәлгә рәсемнәр куйдык. Әлеге рәсемнәр әкиятләргә багышланган пазллар, шуларны парлаштырып җыйдылар.
Уеннар уйнадылар, күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, әкият белән бергә ял иттеләр. Чарада 29 кеше катнашты.