Городская детская библиотека - филиал № 37

«И, газиз туган телем»

 

Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактап җырламаган?  Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән.  Ул минем туган телем. Туган тел атналыгы кысаларында 33нче мәктәпнең актлар залында әдәби кунакханә узды. Очрашуда югары сыйныф укучылары Б.Пастернак иҗаты белән якыннан таныштырдылар. Кунакханә барышында һәрбер телнең бөеклегенә, байлыгына мактау сүзләре шигъри аһаң аша бирелде.