Городская детская библиотека - филиал № 37

«Сүз эчендә - энҗе бар" (Туган тел көненә)

Туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре уята. Таныш фольклор жанрлары, халык авыз иҗаты, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеген бирә. 14 нче лицейның 3 нче «д» сыйныф укучылары белән «Сүз эчендә - энҗе бар» дип исемләнгән брейн – ринг уздырылды.
Брейн–ринг ике командага бүленеп 4 турдан торды.
1нче тур командаларның танышуы: Туган тел турында шигырьләр укып бер – берсе сәламләү булды;
1 нче команда – “Мәрҗәннәр”
2 нче команда – “Туган тел”
2 нче тур: Командаларга табышмаклар әйтү;
3 нче тур: Мәкальләрдән торган пазллар җыю;
4 нче тур: Татар халык әкиятләреннән өзекне рус теленә тәрҗемә итү.
Уенны «Мин яратам сине Татарстан» җыры белән тәмамладык.
Чарада 30 кеше катнашты.