Городская детская библиотека - филиал № 37

«Татарстан – минем Ватаным»

14нче балалар бакчасының нәниләре өчен, ТАССРның 100 еллыгына багышланган, «Чал тарихлы Татарстан» дип исемләнгән күргәзмә әзерләдек. Балаларга Татарстанның өч төсле флагын, «Ак барс» төшерелгән гербын, матур сүзләр белән язылган гимнын күрсәттек. Татар халкының милли ашлары турында сөйләштек. Нәниләр чәк-чәк, өчпочмак башка милли ризыклар турында белгәннәрен сөйләп бирделәр. Чара барышында татар халык авыз иҗатына тукталып: табышмаклар, тизәйткечләр, такмаклар искә төшердек. Чара «Ак калач» җырлы-биюле уены белән тәмамланды.

Чарада 24 бала катнашты.