Городская детская библиотека - филиал № 37

«Кечкенә дусларга» (М.Җәлилгә – 114 ел)

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен укыйбыз, иҗаты һәм тормышы белән танышабыз, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес аңлап, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерәбез. Бу максатларны булдыру өчен безнең китапханә 39нчы балалар бакчасына барып, ике зурлар төркеме  белән, батырлык сәгате «Кечкенә дусларга» дип исемләнгән чара үткәрде.

Без – җәлиллеләр, бу - безнең өчен горурлык. Шуның өчен дә без каһарман шагыйрь иҗатын икеләтә күбрәк белергә, балаларга тирәнрәк өйрәтергә бурычлы.

Чарада 38 бала катнашты.