«Гыйлем өстәп ерак юлга» (Каюм Насыйриның тууына 195 ел; Нәкый Исәнбәтнең тууына 100 ел)
Телдән журналның 1нче бите: ТАССР ның 100 еллык юбилее һәм язучылар Каюм Насыйри, Нәкый Исәнбәтнең юбилейлары уңаеннан 33 нче мәктәптә «Телдән журнал» уздырылды. Укучыларыбызны авторларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштыру, фикер алышу булды.
2 нче бите: Каюм Насыйри, Нәкый Исәнбәт һәм татар фольклористикасы. Аларның педагогик эшчәнлеге турында сөйләнелде.
3 нче бите: Каюм Насыйриның «Әбүгалисина кыйссасын» уку; Нәкый Исәнбәтнең халык авыз иҗаты әсәрләренә: табышмаклар, мәкальләргә тукталу булды.
Телдән журнал презентация ярдәмендә алып барылды.
Язучыларыбызның эшчәнлеге — милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүләре бөек бер үрнәк. Китаплары — хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган, бай хәзинә булып торуы турында укучыларга җиткерелде.