Городская детская библиотека - филиал № 37

Бу җыр минем соңгы җырым

Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында 37 нче номерлы шәһәр балалар китапханәсенең уку залында шигъри сәгатьләр, шәһәр урамнарында акцияләр һәм 12 февраль көнне 8 нче урта мәктәптә 2 һәм 4 «Б» сыйныф укучылары өчен оештырылган «Бу җыр минем соңгы җырым» укулары остаханәсе үткәрде.

 Китапханәче укучыларга шагыйрь турында, катлаулы биографиясе, аның иҗаты турында электрон презентация белән алып барды. Балалар герой-шагыйрьнең портретын экранда күрделәр һәм аның тасвирламасын Бельгия антифашисты Андрэ Тиммерманс хатын тыңладылар. Балалар шагыйрьнең бүләкләренә һәм җәзалау эпизодын зур кызыксын белән карадылар. Китапханәчеләр укучылар игътибарына М. Җәлилгә кадәр 15 минут алдан җәзалап үтерелгән А. Алишның шигырьләрен тәкъдим иттеләр.

Чара дәвамында шигырьләр яңгырады. Чара ахырында «Воображение» студиясенә йөрүчеләр татар шагыйренең шигырьләрен ничек укуы осталыгын икенче сыйныф укучылары бәяләде. Алар чыгышларны тыңлап, һәр башкаручыга бердәм кул чаптылар.