Городская детская библиотека - филиал № 37

"Бабайдан хат"

12 февраль көнне 90-нчы номерлы балалар бакчасында 37-нче филиал китапханәчеләре "Җиңүгә кадәр 100 көн" акциясе кысаларында "Бабайдан хат" дип исемләнгән патриотизм сәгате үткәрделәр. Балаларны бәйрәм – Җиңү көне, сугыш елларында кешеләр тормышы, Ватанны саклаучыларга куелган һәйкәлләр белән таныштырдылар. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, полк уллары турында сөйләделәр, картиналар һәм иллюстрацияләр карадылар. Һәр бала атрибутика белән танышты: котелка, фляжка, Георгий тасмасы, байрак, һәм хат белән. Балалар һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында балалар Бөек Ватан сугышы турында китаплар белән таныштылар. Күргәзмәдән алты данә китап бирелде.