«Шигъриятне көйгә көйләү»
«Воображение» студиясендә балалар хәрби-патриотик тәрбия айлыгында актив катнашалар. Төп игътибар балалар шигъриятенә бирелә. Шагыйрьнең мәхәббәт, өмет, очрашу, шатлык хис-кичерешләрен шигырь аша ничек җиткерергә соң? Шуңа күрә, без бүген татар шагыйре Бөек Ватан сугышы герое – Муса Җәлил шигырьләре аша ритмга, интонациягә басым ясарга өйрәнәбез.