Городская детская библиотека - филиал № 37

«Дан сиңа, Муса Җәлил»

Максат: балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, иҗатына карата кызыксыну уяту. Герой-шагыйрь М.Җәлил белән горурлану, үз халкыңның батыр улларын онытмау хисе тәрбияләү. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Шигырьләрен сәнгатьле итеп уку.
Чара барышы: «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь Муса Җәлил. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез уында
Янып калсын гомерең маяк булып,
Үзеңнән соң килгәнг буынга.
Әйе, Муса Җәлилнең җырлары, шигырьләре үлемсез, сүзләре изге маяк булып, үзеннән соң килгән буыннарга барып җитә.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, «Дан сиңа, Муса Җәлил» дип исемләнгән акцияне 37 нче балалар китапханәсе, 39 нчы балалар бакчасы нәниләре белән берлектә оештырды. Балалар, Муса Җәлилнең туган көненә багышлап үз куллары белән ясаган кызыл ромашка чәчәген, узып баручыларга тараттылар. Әлеге акция, сабыйларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уятты. Бу акциядә  47 кеше катнашты.