Городская детская библиотека - филиал № 37

«Яу кырында калганнар...»

Утлы еллар үтте.Җиңү килде.

Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

      Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә Бөек Җиңү төшенчәсен китаплар аша җиткердек. Илебезнең тынычлыгын саклаучы солдатларның кыю, курку белмәс, үз илен, үз халкын яратучылар икәнен фронттан килгән өчпочмаклы хатларны укып таныштык.Сугыш кырында йөрүчеләрнең хатлары аз сүзле булса да, сагыну хисе белән тулган. Нәниләр сугыш хроникасын чагылдырган рәсемнәр белән таныштылар. Чара балалар күңелен кузгалтып, күп сорауларга җаваплар таптылар. Бу көннәр артта калса да, һәр кеше бу турыда белергә тиеш.