Городская детская библиотека - филиал № 37

"Каләме нур сибә" (Б.Камалов тууына 90 ел)

ТАССР ның 100 еллык юбилее һәм язучы Барлас Камаловның юбилее уңаеннан 39 нчы балалар бакчасында түгәрәк өстәл узды. Чара барышында укучыларыбызны авторның иҗаты белән таныштырып, фикер алыштык. Б.Камаловның үз иҗат кыйбласы – ул бүгенге тормыш. Ул язучы буларак үзе яшәгән заманга аеруча сизгер карашы, әсәрләрендә заманның актуаль мәсьәләләрен вакытында кузгатырга, күтәрергә омтылуы — оперативлыгы белән аерылып тора.  Әсәрләренең тематикасы да шактый киң. Ватан сугышы елллары, яки бүгенге авыл кешеләренең, бигрәк тә яшьләрнең яшәү рәвешен, хезмәтләрен, уй-фикерләрен һәм мәхәббәтләрен тасвирлый.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укучыларга язучының «Бодай бөртекләре» дип исемләнгән хикәясен укып фикер алыштык. Автор сүзләре белән әйтсәк: Нәтиҗә бер генә: укымасаң, ялың, йокыңны өзеп, мәгълүм сәгатьләреңне китапка багышламасаң, тыны-сулышы беткән туп хәленә каласыңны белеп тор.