Городская детская библиотека - филиал № 37

«Минем Республикам - Татарстан»

27нче балалар бакчасында чараны ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштырудан башлап җибәрдек. Балаларга Татарстанның флагын, гербын, гимнын, картасын күрсәттек. Республикабызның тарихи, истәлекле, матур урыннарын искә төшердек һәм милли киемнәре, тәмле ашлары турында сөйләштек. Нәниләрнең республикабыз турында күп белүләре горурлык уятты. Чара «Түбәтәй» дип исемләнгән җырлы-биюле уен белән тәмамланды.