Городская детская библиотека - филиал № 37

"Татар халык җәүһәрләре" (Җәүдәт Фәйзигә 100 ел)

Күренекле композитор өч музыкаль комедия, күп кенә җырлар иҗат итеп, татар халык көйләрен эшкәртеп татар музыка сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Җәүдәт Фәйзинең музыкаль комедия жанрын үстерүдә дә өлеше зур. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр яза. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат итә.
Җ.Фәйзинең музыка дөньясына кереп китуенә нәрсә сәбәп була? Җ.Фәйзинең музыка дөньясы белән мавыгып китүенә С.Сәйдәшев, А.Ключаревлар белән аралашып яшәвенең дә йогынтысы зур була. Ниһаять, ул ныклы карарга килә: композитор булу аның күңеленә аеруча якын икәнлеге.

  33 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучыларына "Татар халык  җәүһәрләре" дип исемләнгән әдәби - музыкаль сәгать уздырылды.
   Презентация ярдәмендә, талантлы композитор Җ.Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык.
“Башмагым” либреттосыннан өзек карадык. Һ.Такташның “Урман кызы” шигырен укып Җәүдәт Фәйзи көе астында тыңладык.