Городская детская библиотека - филиал № 37

«Бөек һәм гүзәл тарих» (ТАССР 100 еллыгы)

Татарстан Республикасы Президентының 2019 нчы елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы белән, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын киң җәлеп итү максатларында, 2020 нче ел Татарстан Республикасында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

ТАССР йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор. Безнең китапханә, шушы уңайдан балалар бакчасы өчен “Бөек һәм гүзәл тарих” дип исемләнгән туган якны өйрәнү дәресе үткәрде.

Балаларга Татарстан тарихы, символикасы турында мәгълүмәт бирелде. Туган як, туган тел турында сөйләнелде, табышмаклар әйтеп үтелде. Чара ахырында нәниләр Татарстан турында ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.