Городская детская библиотека - филиал № 37

«Китап киңәшчең синең» («Әкиятханәгә сәяхәт» проекты буенча)

Әкиятләр төрле хыялый дөньяга алып кереп китә. Аларның геройлары белән бергә урманда Урман иясе, Убырлы карчык яшәгәнен беләсең, Ак бүре белән «очрашасың», үги кызга да бик ярдәм итәсең. Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә...
«Әкиятханәгә сәяхәт» проекты буенча 33 нче балалар бакчасының 10 нчы төркеме белән танып – белү сәгате уздырылды. Нәниләргә “Өч кыз” әкияте укылды һәм алар бик яратып тыңладылар. “Тылсымлы таяк” уенын уйнатып, яраткан әкият исемнәрен атап чыктылар.