Городская детская библиотека - филиал № 37

"Ватанымның бер кисәге - Татарстан"

16-нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Татарстанның 100 еллыгына багышланган Туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде. Балалар «син мәңге яшь, борынгы Татарстан» дигән тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар Татарстан тарихы буенча китаплар, иллюстрацияләр карадылар. Мәдәният, Татарстан һәм Россия шәһәрләре, җитәкчеләре турында мәглүмат алдылар. Балалар татар телен белүләрен күрсәттеләр. Җырлар җырладылар һәм "Мин – Ватанның бер кисәге" дигән уен уйнадылар.