Городская детская библиотека - филиал № 37

"Урман әкияте"

Н.И.Сладковның 100 еллыгы уңаеннан безнең китапханәдә 8нче мәктәпнең, 3нче «В» сыйныф укучылары белән «Урман әкияте» исемле виртуаль зоопарк уздырылды. Яңа технология виртуаль сәяхәт кылырга мөмкинлек бирә һәм турыдан-туры булу эффекты тудыра. Зоопарк буенча виртуаль тур китапханәгә килүчеләр алдында уникаль экзотик хайваннар дөньясын ачарга булышты. Виртуаль экскурсия балаларга хайваннар күзлегеннән дөньяны күрү, алар белән янәшә булу мөмкинлеге бирде. Бу зоопарк буенча читтән торып сәяхәт − вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән ысул.
Әңгәмә барышында укучылар хайваннар тормышы, аларның гадәтләре, яшәү тирәлеге, үзенчәлекләрен, хайваннар белән еш кына күрше булу авырлыгы һәм алар турында кайгыртырга кирәклеге турында сөйләнелде.
Аннан соң кече яшьтәге мәктәп укучылары язучы Н.И.Сладков, үзенең бөтен иҗатын табигатькә багышлаган искиткеч әсәрләре белән таныштылар.

Балалар табигать һәм хайваннар турындагы китаплар күргәзмәсе, шулай ук тема буенча журналлар белән таныштылар, төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, бу эштә аларга хайваннар турында «Тошка»дип исемләнгән күңелле журнал ярдәм итте. Чара ахырында Н.И.Сладковның «Малай һәм бака» мультфильмын карадылар.