Городская детская библиотека - филиал № 37

«Сәламәтлек дөньясына китап аша»

Чара барышында балаларны «Сәламәтлеккә сәяхәт!» дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырдылар. Китапханәчеләр уен формасында сәламәтлек турында кызыклы әңгәмә үткәрделәр. Балалар актив рәвештә табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр чиштеләр, сәламәтлек турында анаграммалар төзеделә. Яшьүсмерләр дөрес һәм файдалы тукланырга, сәламәтлекләре турында кайгыртырга сүз бирделәр.