Городская детская библиотека - филиал № 37

«Сак бул, юка боз!»

Тимераякта шуу, балык тоту ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик, аларны су буенда караучысыз калдырмыйк. Шул исәптән, 33 нче балалар бакчасында зурлар төркеме белән “Сак бул, юка боз!”, “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән танып - белү сәгате уздырылды. Балаларга сулыкларда, бозда, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.