Городская детская библиотека - филиал № 37

"Ленинград сагасы"

76 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә.

Безнең китапханәдә 14 нче лицейның 3 нче «Д» сыйныф укучылары өчен «Ленинград сагасы» дип исемләнгән аңлатмалы уку булды. Очрашу «Ленинград блокадасының хатлары, документлары, көндәлекләре... " дигән презентация белән башланып китте. Балалар камалыш боҗрасында калган ленинградлылар өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, заводлардагы ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, "Ладога" күле аша «тормыш юлы» турында белделәр.

Әлеге чара камалышта катнашучыларның хатирәләре турында «блокадалы Ленинград балалары» документаль фильмын күрсәтү белән үрелеп барды. Шулай ук укучылар игътибарына «Мәңгелек хәтер уты»дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күптән түгел Санкт-Петербургка экскурсиягә барган герой – шәһәр турында китапханәче сөйләве балаларга зур тәэсир калдырды.

 Балалар блокада турында китаплар алуы чараның төп нәтиҗәсе булып тора.