Городская детская библиотека - филиал № 37

"Урман бизәге"

26нчы декабрьдә 33нче балалар бакчасында нәниләр өчен экскурсия - Яңа ел белән танышу һәм остаханә уздырылды. Балалар остаханәгә бик яхшы кәеф белән керештеләр, алдан әзерләнгән җиһазлардан кар бабай ясадылар.  Яңа ел җырлары җырладылар, бәйрәмгә өметләнгән планнары белән уртаклаштылар.  Балалар үз куллары белән  ясаган кар бабайны өйләренә алдылар һәм чыршыга үз теләкләрен теләп элергә сүз бирделәр.

Бу көнне «Карлы, серле  кыш» дип аталган китап һәм журналлар күргәзмәсе белән таныштыру уздырылды. Яңа ел турында «кышкы» әкиятләр тәкъдим иттелде.