"Бәйләнчек кар" (кычкырып уку)
Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады,
Ап-ак булды болыннар,
Ап-ак булды киң кырлар.
Безнең балалар китапханәсендә «Бәйләнчек кар» дип исемләнгән акция үткәрелде. Кычкырып уку Г.Тукай исемендәге ял паркында һәм Корабельная урамында узды. Акциядә ата-аналар һәм мәктәп укучылары актив катнашты. Уку өчен балалар китаплары сайлап алынды, яңа ел бәйрәме турында шигырьләр урын алды.