Городская детская библиотека - филиал № 37

«Кышкы күңел ачу аланы»

Г.Тукай паркында 8 нче мәктәп 4 "б" класс балалары белән бик күңелле чара узды. Себеркесендә очып килгән Убырлы Карчык балаларга Кыш бабайның килеп җитә алмавын, бүләкләрен Үлемсез Кощей урлавын, Яңа ел җитмәячәген хәбәр итте. Кыш бабайны азат итү өчен балаларга төрле сынаулар узарга туры киләчәк. Балалар, әкияти исемнәр уйлап табып, командаларга бүленделәр һәм төрле сынаулар үтә башладылар: себерке белән очтылар, кар бөртекләре тоттылар, Кар бабай әвәләделәр, табышмаклар чиштеләр. Убырлы Карчыкка балалар белән  күңел ачу тамашасы ошады һәм  Кыш бабайны бүләкләр белән җибәрергә сүз бирде.