Городская детская библиотека - филиал № 37

«Дед Мороз – ул Кыш Бабай»

Китапхандә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен күңелле Яңа ел бәйрәме узды. Нәниләргә Яңа елны ничек бәйрәм итә башлаулары, беренче чыршыларны нинди уенчыклар бизәүләре һәм бу бәйрәм турында кызыклы фактлар аңлатылды. Балалар  мавыгып үзләренең гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Бу вакытта гаиләсе булмаган Убырлы елап килеп керде.Матур бәйрәм белән танышты һәм үз чиратында, себерке белән «очу», «җитез атучы» уенын оештырады. Бәйрәм күңелле биюләр, такмаклар белән үрелеп барды.  Чара традицион «Урманда чыршы туды " җыры белән  әйлән-бәйлән тәмамланды»