Городская детская библиотека - филиал № 37

"Герой эзләре буйлап"

"Минем шәһәр урамнары" муниципаль проекты кысаларында  Иван Болодурин бульвары бәйрәме оештырылды.  Иң мәгълүмати зона "Велики" паркы музеенда булды. Китапханә тарафыннан  әзерләнгән «Батырлар исемен атадык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Герой турында кызыклы материаллар рус һәм татар телләрендә  тәкъдим ителде. Газета очерклары энциклопедик мәгълүматлар, шәхси фотоматериаллар буенча күзәтү үткәрелде. Яшьүсмерләргә «Геройлар китабы»кебек мөһим китапта Болодурин турында ниләр язылганын белү кызык иде. Алар Иван Петровичның балачагы белән кызыксындылар. «Герой эзләре буйлап»бүлегендә тәкъдим ителгән фронттан килгән хатларны күз яшьләре белән тыңладылар. Шулай ук безнең хезмәткәрләр әдәби герой костюмнары киеп, безнең китапханәнең визиткаларын тараттылар.