Городская детская библиотека - филиал № 37

"Барысын да белергә телим"

22 нче ноябрь көнне "Буревестник" яшьүсмерләр клубында сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган чара узды. Балаларга сүзлекләр һәм энциклопедияләр билгеләнеше турында тулы мәгълүмат бирелде. Яшьүсмерләр үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап таптылар. Мәсәлән, " Шоколад каян алына?", "Ни өчен үлән яшел?». Чара барышында балалар белән «Барысын да белергә телим» дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Алар ике командага бүленеп, сүзлекләр һәм энциклопедияләр кулланып, биремнәрне чиштеләр. Әлбәттә, ярышта дуслык җиңде. Укучыларның күп сорауларга җавап белүләре безне сөендерде.